Site icon Ватаным Татарстан

Яшел Үзән районында җиңел машина юлны икегә бүлүче полосага чыгып, койманы җимергән

Яшел Үзән районында җиңел автомобиль юлны икегә бүлә торган полосага чыгып, тимер койманы җимергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кеше хәбәр итте.

Юл һәлакәте бүген иртән Казан – Яшел Үзән трассасында Яңа Тура авылы янында килеп чыккан.

Авариядә зыян күрүчеләр булганмы-юкмы икәнлеген ачыклыйлар.


Exit mobile version