Site icon Ватаным Татарстан

Синоптиклар Татарстанда яңгыр һәм юеш кар вәгъдә итә

Бүген, 24 декабрьдә, Татарстан территориясендә урыны белән яңгыр, юеш кар һәм бозлавык көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Моннан тыш, кайбер урыннарда бозлавык булырга мөмкин.

Төнлә термометр баганалары -8, аязган вакытта -13 градус булачак. Көндез һава температурасы нульдән 6 градуска кадәр төшә. Барыннан да бигрәк төбәкнең көньяк-көнбатышында җылырак, көньяк-көнчыгышта салкынрак булачак.


Exit mobile version