Уфада 15 яшьлек Данил Зәйдуллинның якыннары волонтерларга бала эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
«Лиза Алерт» эзтабарлар отряды төркеменнән (Башкортостан) хәбәр итүләренчә, бүген иртән үсмер Сипайлово бистәсендәге йорттан чыккан һәм кире әйләнеп кайтмаган.
Өстендәге киемнәре: аркасында ак язулы куртка, лампаслы кара спорт чалбары, ак табанлы зәңгәр кышкы кроссовкалар, помпонлы соры бәйләнгән бүрек.
Әгәр дә сез баланың кайдалыгы турында нәрсә дә булса беләсез икән, бу хакта полициягә, яки «Лиза Алерт» волонтерларына 8-800-700-54-52 телефоны буенча хәбәр итегез.