Site icon Ватаным Татарстан

Роспотребнадзор Татарстан киоскларында якынча 30 килограмм снюс тапкан

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре Татарстан киоскларын һәм кибетләрен планнан тыш тикшерүләр вакытында 30 килограмм чамасы снюс тапкан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына идарә җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

«Никотинлы продукцияне тарату һәм куллану проблемасы безнең республикада быелның ноябрендә пәйда булды. Нигездә, мондый продукция тәмәке киоскларынд, һәм иң үкенечлесе, ул мәктәпләр һәм башка мәгариф учреждениеләре тирәсендә сатыла. 30 килограммга якын авырлыктагы ике мең данәгә якын никотинлы продукция ачыкланган. Аның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы кирәкле документлар булмаган. Планнан тыш тикшерүләр дәвам итәчәк, без Яңа ел бәйрәмнәрендә дә эшләячәкбез», — дип сөйләде Татарстанның баш санитар табибы.

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре 495 сәүдә урынын тикшергән, 43 урында снюслар сатылган.

архив/Салават Камалетдинов

Ведомство мәгълүматлары буенча, катгый административ чаралар кабул ителгән, продукциягә арест салынган, соңыннан ул юк ителәчәк.

«Бүген сәүдә объектларында сатыла торган никотинлы продукция азык-төлек продукциясенә хас барлык идентификация билгеләренә ия. Аны кәнфит кебек суырырга һәм сагыз кебек чәйнәргә мөмкин. Димәк, мондый азык-төлек продукциясе аның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслый торган сертификациягә ия булырга тиеш. Роспотребнадзорның лаборатория тикшеренүләре бу продукциянең потенциаль куркыныч булуын раслаган», — диде Марина Патяшина.


Exit mobile version