Site icon Ватаным Татарстан

Казанда Татарстан Хөкүмәте йорты янында ике чит ил машинасы бәрелешкән

Казанда ТР Хөкүмәте йорты янында ике чит ил машинасы бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, бүген Ирек мәйданында Министрлар Кабинеты бинасы каршында «БМВ» һәм «Тойота» бәрелешкән.

Һәлакәттә «БМВ»да балалар кәнәфиендә булган кечкенә кыз баланың башы җәрәхәтләнгән.


Exit mobile version