Башкортстанда, 9 көн комада ятканнан соң, 31 декабрьдә Мәскәү — Уфа трассасында юл-транспорт һәлакәтендә тагын бер зыян күрүче вафат булган.
Бу узган 9 көндә 10 яшьлек малай комада булган, дип хәбәр итә Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясе. Аның игезәк туганы һәм сеңлесе, шулай ук әлеге һәлакәттә зыян күрүчеләр савыгып бара, дип хәбәр ителә.
Исегезгә төшерәбез: дүрт автомобиль — «ВАЗ-2113», «Chevrolet Lacetti», «КамАЗ» йөк машинасы һәм «Kia Rio» — катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте 31 декабрьдә булды.
Билгеле булганча, ул кичне хатын-кызлар балалар белән бергә Яңа елны каршыларга Чакмагыш авылына барганнар, дип яза «Башинформ».