Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов баш режиссер вазыйфасыннан китүен игълан итте. Ул моны үз теләге белән эшләвен, “Дәрдмәнд” спектакленнән соң булган бәхәсләрнең әлеге карарга бернинди катнашы булмавын әйтте.
– Беренчедән мин театрда куючы режиссер булып калам. Ә баш режиссер булып калмавымның сәбәбе – “Әлиф”кә күбрәк вакыт һәм көчемне бирергә теләүдә. Елына бер спектакль генә чыгару бик аз бит. Дистәдән артык идеям бар, аларны тормышка ашырасым килә. Икенчедән, “Әлиф” белән гастрольләргә чыгарга туры килә, ә баш режиссерның айлар буе эштә күренмәве ТЮЗ артистлары өчен дә, минем өчен дә дөрес түгел, – диде режиссер.
Туфан Имаметдинов әлегә ТЮЗга баш режиссерның билгеләнмәвен әйтте. “Әлиф” берләшмәсе исә Айсылу Мирхафизан катнашында “Һава” спектаклен әзерли һәм “Кыйсаи Йосыф” әсәре буенча хореографик спектакль куярга җыена.