Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова шагыйрә Лилия Сәлахетдинованың хыялы турында Президент белә дип әйтте. Казан Кремленең рәсми вәкиле хәбәр иткәнчә, бүген иртәг Президентка бу хакта мәгълүмат биргәннәр.
— Рөстәм Нургалиевичны бүген әлеге мәгълүмат белән таныштырдык. Якын арада бу мәсьәләне ничек хәл итеп, әлеге гаиләгә ничек ярдәм итеп буласы турында сезгә дә хәбәр итәрбез, — диде ул.
Шагыйрә Лилия Тимергалиева (Сәлахетдинова) ире белән уллыкка бала алырга телиләр. Бу хакта алар «Беренче» каналда чыга торган «Мужское/Женское» тапшыруында катнашканда әйтте. Әмма аларның торырга үз фатирлары юк. Бу сүзләрдәе соң тапшыруның алып баручысы Александр Гордон Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. Ул аннан әлеге гаиләгә фатир бирүен сорады.