Site icon Ватаным Татарстан

Казанда бер көндә дүрт хатын-кыз авариягә эләккән

Казанда бер көн эчендә өлкән яшьтәге дүрт хатын-кызны машина таптаган. Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Декабристлар һәм Гагарин урамнары кисешкән урында кичә көндез «Митсубиси» шоферы 74 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Зыян күрүче баш травмасы алган һәм кабыргалары сынган, аны хастаханәгә салганнар.

Берничә сәгатьтән соң «Шкода» йөртүче ханым светофорның яшел утына чыгучы 72 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Җәяүлегә җиңелчә зыян килгән.

Тагын бер сәгать узгач, «Хендэ» Татарстан урамында ишегалдында артка таба хәрәкәт иткәндә 65 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Имгәнүләр белән аны хастаханәгә илтәләр.

Шул ук көнне кич белән Качалов урамында «Фиат» шоферы «зебра»да 73 яшьлек пенсионерны бәрдергән. Зыян күрүчене сыну билгеләре белән хастаханәгә салалар.


Exit mobile version