Site icon Ватаным Татарстан

Балалар бакчасы яныннан сабый утырган машинаны урлыйлар

Самара өлкәсендә балалар бакчасы яныннан бала утырган машинаны урлап качалар.»Интерфакс» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, машина кабынган килеш калган була. Машинаны урлаучы баланы шәһәрдән чыгып киткәндә генә күреп ала. 

Ул малайны азык-төлек кибете янында төшереп калдыра, бала кибеткә керә һәм андагы сатучылар полиция чакырта. Соңрак аны бүлеккә алып кайтып, әти-әниләренә тапшыралар. Балага каршы җинаять кылынмый.

https://vatantat.ru/2020/01/ana-kapitalyn-berenche-balaga-bir%d3%99-bashlyjlar/


Exit mobile version