Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда медицина иминияте буенча дарулар өчен акча алуның 18 очрагы ачыкланган

Татарстанда узган ел иминият медицина оешмалары мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча тиеш булган дару препаратлары өчен пациентлардан акча алуның 18 очрагын ачыклаган. Бу хакта бүген Казанда узган утырышта ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләде, дип хәбр итә «Татар-Информ».

Кешеләрне бушлай дарулар белән тәэмин итү турында сөйләгәндә, омбудсмен республиканың Азнакай һәм Менделеевск районнарында ике очракка игътибар итте. «Мондый хокук бозу латентлы булырга мөмкин дигән фактны исәпкә алып, ТР сәламәтлек Саклау министрлыгыннан үзәк район хастаханәләренең әлеге дарулар белән тәэмин итү вазгыятен анализлауны сорауны максатка ярашлы дип саныйбыз», — диде ул.

https://vatantat.ru/2020/01/daru-%d3%a9chen-salymny-kire-kajtaryp-bula/

«Кызганыч, мөрәҗәгать итүчеләр арасында кирәкле дару препаратларын алу хокукы кире кагылмаган кешеләр бар, ә сату мәсьәләсе бары тик финанс яссылыгында гына ята. Болар, барыннан да элек, орфан авыруларыннан интегүче кешеләр», — дип өстәде Сабурская.

Узган ел Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә 4713 шикаять һәм мөрәҗәгать кергән. 2018 елда алар 3523 булган.


Exit mobile version