Site icon Ватаным Татарстан

Төнлә Казанда җиңел автомобиль юл читендә калдырылган «ГАЗель»гә килеп бәрелгән

Төнлә Казанда җиңел автомобиль юл читендә калдырылган «ГАЗель»гә килеп бәрелгән, машина йөртүче зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген 1.15 сәгатьтә Минская урамындагы 18нче йорт янында 13нче модельле „Лада“ автомобиленең 27 яшьлек йөртүчесе юл читендә калдырылган «ГАЗель»гә килеп бәрелгән», — дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

Нәтиҗәдә, машиналарның икесе дә тротуарга килеп кергән. Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.

«Татар-Информ»

Exit mobile version