Казанның Гаврилов урамындагы күп катлы йорт балконында арыслан күргәннәр. Хайванның фотосурәтләрен аноним кулланучы «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәһәр пабликларының берсендә урнаштырган.
2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә күп кенә кыргый хайваннар, шул исәптән арысланнарны да, өйләрдә тотуны тыю гамәлгә керде. Әмма «Хайваннар белән җаваплы эш итү турында»гы Федераль законда каралган бу норма яңалык законлы көченә кергәнче сатып алынган җәнлекләргә кагылмый.