Татарстанның Әлмәт районында күп балалы әни кеше янгыннан ике өлкән баласын чыгарып өлгергән, кече улы һәлак булган. Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Бүген иртәнге тугызлар тирәсендә ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Кичүчат авылындагы Юлдаш урамында шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр алынган.
Билгеле булганча, йортта күп балалы гаилә яшәгән. Янгын чыкканда, әни кеше кухняда булган, ә өч бала — бүлмәдә. Балалар тавышын ишеткәч, ул бүлмәгә йөгереп чыга, ике өлкән баланы эләктереп ала һәм аларны урамга алып чыга, өченчесен шунда ук таба алмый. Ул аның артыннан өйгә керергә тырышса да, әче төтен аркасында керә алмый.