Site icon Ватаным Татарстан

Халыкның яртысы сайтларга мобиль телефоннардан керә

Халыкның яртысы сайтларга мобиль телефоннардан керә. Бу хакта бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков әйтте.

«Халыкның яртысы сайтларга мобиль телефоннардан керә, күпчелек яңалыкларны башисемнәре буенча гына укый, сайтта уртача 1,2-2 минут вакыт булалар, видеоны уртача 15 секунд кына карыйлар», — диде.

Аның сүзләренчә, Татарстан халкының 76 проценты Интернеттан көн саен файдалана һәм 58 проценты көн саен социаль челтәрләргә керә.


Exit mobile version