Site icon Ватаным Татарстан

Тукай районында 59 яшьлек ир-ат үз йортында янып үлгән (ФОТО)

Тукай районында 59 яшьлек ир-ат үз йортында янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич Совхоз бистәсендә янгын чыккан. Заречная урамындагы шәхси йортта алгы бүлмәдә әйберләргә ут капкан.
Князево авылының ирекле янгын сүндерүчеләре «кызыл әтәч»не авызлыклаган вакытта ир-атның мәетенә тап булган.
Биш квадрат метрдагы янгын тәмәке тартканда саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.
«Татар-Информ»

Exit mobile version