Site icon Ватаным Татарстан

Казанның Короленко урамындагы биш катлы йортта янгын чыккан

Кичә Казанда Короленко урамындагы биш катлы йортта янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына 112 Короленко урамындагы биш катлы йортның өске катында янгын чыгуы турында хәбәр килде.

Урынга оператив рәвештә янгын сүндерүчеләр килде. Алар янгыннан бер ир-атны алып чыккан. Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм медикларына тапшырдылар.

Янгынның мәйданы 2 кв. метр тәшкил итте.


Exit mobile version