Site icon Ватаным Татарстан

Казанда җиңел һәм йөк автомобиле бәрелешкән

Казанда Танк боҗрасы янында җиңел автомобиль һәм йөк машинасы бәрелешкән. Әлеге видеоны социаль челтәрләрдән файдаланучылар бастырып чыгарды.

Шәһәр автоинспекциясендә агентлыкка аңлатуларынча, авария бүген иртәнге җидедә ферма шоссесында булган. Анда 14нче модель «Лада» һәм «Исузу» йөк машиналары бәрелешкән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлакәттә «Лада» машинасын йөртүче хатын-кыз зыян күргән.


Exit mobile version