Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда 17 градуска кадәр салкыннар көтелә

Бүген Татарстан территориясендә 17 градуска кадәр салкын булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез урыны белән бераз кар көтелә. Көньяк-көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. Юлларда бозлавык саклана.

Тәүлекнең караңгы вакытында термометр баганалары 12 градуска кадәр, аязган вакытта 17 градуска кадәр салкын күрсәтәчәк. Тәүлекнең якты вакытында һава температурасы -5тән алып -10 градуска кадәр булачак.


Exit mobile version