Казан федераль университетының Император залында студент, аспирантларга Татарстанның махсус дәүләт стипендияләрен тапшырдылар. Ул быел барлыгы 90 уку алдынгысына эләкте. Аның күләме – 16-33 мең сум. Әлеге акчаны берәүләр белем алуга, икенчеләр башка кирәк-яракларга тотарга җыена. Шул ук вакытта өйләнергә дип мая тупларга теләүчеләр дә бар.
Дәүләт стипендияләрен уку һәм фән өлкәсендә уңышка ирешкән егет-кыз алды. Болар – аспирант һәм адъюнкт, урта һәм югары уку йорты студентлары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хәрби училищелары һәм мәгариф оешмалары курсантлары. Аны яшьләргә Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, республика яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов тапшырды.
– Һәр бүләкнең үз иясен табуы күңелле. Стипендия яшьләргә үз тормышларын Татарстан белән бәйләү өчен этәргеч булып тора. Аларның үз төбәгебезгә хезмәт итүе мөһим. Яшьләр республиканың яшьләр тормышы турында борчылуын, кызыксынуын аңласын иде, – диде Дамир Фәттахов.
Казан социаль академиясендә түләүле бүлектә укыгач, Диләрәнең стипендия алганы булмаган. “Бу минем – беренче стипендиям. Аны нәрсәгә сарыф итәргә икәнен әйтә алмыйм. Оятыма каршы, уку өчен күпме түләгәнемне белмим, аны әти-әниләр түли”, – ди.
Әнә Казан илкүләм тикшеренүләр технология университеты (КХТИ) студенты Динар Гомәров акчасын өйләнергә тотачак. Әлегә ул магистратураның 2 курсында укый. “Студент өчен 30 мең хәйран акча акча. Өйләнергә мая булды. 4 ел очрашкан кызым бар”, – ди егет.
Бу стипендиягә ул укудагы һәм фән өлкәсендәге уңышлары өчен лаек булган. Хәзерге вакытта яңа технологияләр, активлашкан күмер алу буенча проектлар тәкъдим иткән. Шулай ук аны кулланылган машина көпчәкләрен эшкәртү дә кызыксындыра. “Бүген ул аз эшкәртелә. Экология чиста булсын өчен сәнәгатьтә кулланырга кертергә кирәк. Чүп чыгару заводында активлаштырылган күмердән фильтрлар эшләнә. Киләчәктә аспирантурага кереп, фәнни казанышларга ирешергә телим”, – ди Динар.
Cәрия Мифтахова