Site icon Ватаным Татарстан

Романтик отельләре күп булган Россия шәһәрләре исемлеге төзелде

Казан гашыйк парларга ял итү өчен яраклы кунакханәләр саны иң күп булган Россиянең ун шәһәре исемлегенә кергән. Бу хакта RT OneTwoTrip сәяхәтләрен оештыру өчен онлайн-сервис белгечләренә сылтама белән хәбәр итә.

«Мондый кунакханәләрдә шампан шәрабен һәм кичке ашны номерга заказ бирергә мөмкин, парлар өчен спа-хезмәтләр тәкъдим итәләр, шулай ук яшь парлар өчен махсус номерлар бар <…>, — ди аналитиклар.

Шул ук вакытта романтик сәяхәтләр өчен туры килә торган иң күп кунакханәләрнең Санкт-Петербургта булуы ачыкланган. Бу күрсәткеч буенча топ-5кә шулай ук Мәскәү, Суздаль, Геленджик һәм Сочи кергән.

Моннан тыш, романтик ял итү өчен Адлер, Калининград, Ростов-на-Дону һәм Түбән Новгород отельләр тәкъдим итә.


Exit mobile version