Site icon Ватаным Татарстан

Арчада яшь спортчылар  спорт мәктәбенә остазлары исемен бирергә тели

 Арчада   бик күп чемпионнарның остазы, тренеры Җәүдәт Хәсәновны искә алу кичәсе булды. Ул күренекле шәхес, җитмеш төрле һөнәр иясе иде.  

Җәүдәт Хәсәнов 1947 елның 6 февралендә Тәтеш шәһәрендә туа.  1970 елдан  Арча педагогия училищесында музыка укытучысы һәм  спортның баскетбол төре буенча  тренеры булып эшли. Ул эшләгән чорда  педучилищеның баскетбол командасы   5 тапкыр   Россия беренчелегендә  призер булда.  1982 елда аның җитәкчелегендәге  хатын кызларның баскетбол командасы  Россия  чемпионы исемен яулый.   1991 елдан ул — мәктәп директоры, аннан  Биектау районы башлыгы урынбасары,  Тәтеш районында  мәгариф  идарәсе начальнигы булып эшли. Яңадан  Арча спорт мәктәбенә тренер булып кайта.

Җәүдәт  Хәсәнов Тренер көнендә,  эш урынында, ярышлар вакытында,  2019 елның 30 октябрендә вафат булды.    Аның шәкертләре  Арча спорт мәктәбенә,  йә  спорт комплексына,  шәһәрнең бер урамына   тренерларының    исемен бирү инициативасы белән чыкты.


Exit mobile version