Арчада бик күп чемпионнарның остазы, тренеры Җәүдәт Хәсәновны искә алу кичәсе булды. Ул күренекле шәхес, җитмеш төрле һөнәр иясе иде.
Җәүдәт Хәсәнов 1947 елның 6 февралендә Тәтеш шәһәрендә туа. 1970 елдан Арча педагогия училищесында музыка укытучысы һәм спортның баскетбол төре буенча тренеры булып эшли. Ул эшләгән чорда педучилищеның баскетбол командасы 5 тапкыр Россия беренчелегендә призер булда. 1982 елда аның җитәкчелегендәге хатын кызларның баскетбол командасы Россия чемпионы исемен яулый. 1991 елдан ул — мәктәп директоры, аннан Биектау районы башлыгы урынбасары, Тәтеш районында мәгариф идарәсе начальнигы булып эшли. Яңадан Арча спорт мәктәбенә тренер булып кайта.
Җәүдәт Хәсәнов Тренер көнендә, эш урынында, ярышлар вакытында, 2019 елның 30 октябрендә вафат булды. Аның шәкертләре Арча спорт мәктәбенә, йә спорт комплексына, шәһәрнең бер урамына тренерларының исемен бирү инициативасы белән чыкты.