Site icon Ватаным Татарстан

Яшь әни сабыена ике сәгать ярым педиатр чакырткан

Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә яшәүче бер ханым үз баласына табиб чакырту өчен поликлиникага 327 тапкыр шалтыраткан. Бу хакта Facebook битендә Чиләбе өлкәсе депутаты Ольга Мөхәммәтъярова язган.

Депутат кесә телефоныннан “Балалар поликлиникасы» дигән номерга шалтыратуларның скриншотын да беркеткән. «Сабырлык сезгә, әниләр. Балаларга сәламәтлек телим!» — дип язган депутат.

Әни кеше 2 яшь тә 10 айлык кызына 2,5 сәгать педиатр чакыртырга азапланган. Баланың әтисе урындагы гәзиткә интервьюсында табибның кичке сәгать алтыда гына килүен, кулындагы исемлекнең бик зур булуын, чакыруларның кичке 9га кадәр дәвам итүен әйткән.

Грипп һәм ОРВИ эпидемиясе чорында тын алырга да вакыты булмаган педиатрларга да Ходай ярдәмен бирсен!


Exit mobile version