Site icon Ватаным Татарстан

Миңнеханов район башлыкларына авыл хезмәтчәннәренә хезмәт хакы түләүне контрольгә алырга кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика районнарына эш сәфәрләре башланып китте. Ул шушы көннәрдә Кукмара һәм Балтачта булды. Хөкүмәт йортында узган брифингта билгеле булганча, Президент мондый очрашуларда авыл җирлекләрендә эшләүчеләргә лаеклы хезмәт хакы түләү соравын күтәрәчәк.

— Бу бик мөһим тема булып тора. Кызганыч, кайбер районнарда авыл хезмәтчәннәренә минималь хезмәт хакы күләменнән дә азрак акча түли торган оешмалар бар. Әлеге сорауны Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына контрольгә алырга кушты, — диде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова.


Exit mobile version