№2746130, 27.01.2020
Садыйкова Фәридәне эзлим фото
Туган елы: 1957
Эзләү урыны: Татарстан республикасы
Эзләү вакыты: 1970 елдан
Исәнмесез, мин Абдрахманова (Юнысова) Гөлзифа. Сеңлем Садыйкова Фәридәне эзлим. Соңгы тапкыр аның янында, Казанның Сулъяк Болак урамында, 1970 елның җәендә кунак булган идем. Ул вакытта миңа — 15, аңа 13 яшь иде. Житмешенче елларда укырга киттем. Адресны югалттым, шуның белән элемтә өзелде. 50 ел үтсә дә, очрашырбыз дип ышанам. Өметемне өзмим.
Абдрахманова Гөлзифа
№ 2745959, 27.01.2020
Сәлахетдинов Иршатны эзлим
Туган елы: билгесез
Эзләү урыны: Татарстан республикасы, Тамбов, Ульян өлкәләре
Эзләү вакыты: билгесез
Әбием Абрамова (Сәлахетдинова) Солтания Хәйдәровнаның туганнарын эзлим. Ул 1946 елның 4 ноябрендә Татарстан АССРның Чүпрәле районы, Яңа Чокалы авылында туган. Белүемчә, аның абыйсы һәм энесе булган. Энесе Иршат исемле.
Максимова Софья
№ 2745882, 26.01.2020
Фәрхетдинова Гүзәлне эзлим
Туган елы: 1968
Эзләү урыны: Татарстан республикасы
Эзләү вакыты: билгесез
Балачак дустымны эзлим. 1976-1979 елларда Әлмәт шәһәренең 1нче мәктәбендә 1нче сыйныфтан 3нчегә кадәр укыган идек. Гүзәлнең кияүгә чыкканын, хәзер башка фамилия йөрткәнен беләм. Мәктәптә укыган чагында ул түбәндәге адрес буенча яшәде: Тынычлык урамы, 11нче йорт, 119 нчы фатир. Алар ире, кызы һәм улы белән әлеге йорттан Белоглазов урамына күченгәннәр иде.
Кузьмич Ольга