Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бохара өлкәсе (Үзбәкстан) хакиме Уктам Барноев белән Казан Кремлендә очрашу уздырды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Үзбәкстан арасында даими авиаэлемтә бар. Рөстәм Миңнеханов Казан белән Бохара арасында турыдан-туры авиарейс оештырырга тәкъдим итте, бу эшлекле активлыкка һәм үзара туризм агымын үстерүгә ярдәм итәчәк дип саный ул.