Site icon Ватаным Татарстан

Репрессия корбаннарына нинди ярдәмнәр күрсәтелә?

– 11 яшемнән колхозда көтү көттем.1937 елны әтине, Сталинның портретын таптады, дип кулга алганнар. Мин ул киткәч, 1938 нче елда туганмын. Бик авыр шартларда үскән балалар без. “Халык дошманы” балалары булгач, урамга да чыгарга кыенсына идек. Бик авыр булса да, барлык түләүләрне дә түләп бардык. Безнең кебекләр республикада күп. Репрессия корбаннарына нинди түләүләр каралган? Бәлки нинди дә булса ташламалар бардыр?

Екатерина Варсельева. Казан

Рафаэль Гыйниятуллин, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе:

– Сәяси карашлар буенча репрессияләнгән әти-әниләре белән бергә тоткынлыкта булган; әти-әнисе яки аларның берсе генә дәлилсез репрессияләнгән чакта балигъ булмаган яшьтә калган балалар репрессия корбаннары була. Алар тернәкләнү узарга хокуклы. Моннан тыш, репрессиядән зыян күргән кешеләргә түбәндәге социаль ярдәм чаралары каралган:


Exit mobile version