Казанда 20 яшьлек егетне хөкем иткәннәр. Ул әнисенең банк картасын урлауда гаепләнә.
Егет әнисенең картасыннан 48 мең сумын урлаган булган. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Кылган гамәле өчен егет 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Хөкем карары әле үз көченә кермәгән.