Site icon Ватаным Татарстан

Төрекләр җавап бирә алмаса, башкалар җавап бирергә мөмкин

Үткән атна вакыйгалар кайнарлыгы белән үзен тарихка язып куйды инде.

Киеренкелек шул дәрәҗәдә булды: яңалык агентлыклары якшәмбе көнне дә ял итмәде. Тасмалардан вакыйгаларның берсеннән-берсе кызурагы утлы табадан төшкән бәлешләр кебек коелып кына торды.

Финанс биржаларында моңарчы күрелмәгән түнтәрелеш булды. Доллар куыклары триллионлап тишелде. Аңлашыла инде: «кара алтын»га бәяләр төште. Рус сумы йөзәргә өйрәнмәгән бала кебек бата башлады. Боларның барысын да, билгеле, коронавирус зәхмәте белән аңлаталар. Кытайда икътисад статистикасы чыкты. Чин саннары чәчләрне үрә торгыза. Бөек вакыйгалар берсе артыннан берсе ияреп килә.

Америкада коронавирустан беренче кеше үлде. Вашингтонда гадәттән тыш хәл игълан ителде. Трамп милләткә мөрәҗәгать белән чыкты. Әмма океан артында кытайлар кебек кыланырга җыенмыйлар. Паникага бирелмәскә, эшне дәвам иттерергә чакыралар.

Вакыйгалар болай да куерган бер мизгелдә Сүриядә зур сугыш учагы ягыла. Төрекләр үз сугышчылары үтерелүгә шундый итеп җавап бирделәр: Әсәднең хөкүмәт армиясе як-якка чәчелеп китте. Ике СУ-24 очкычын мәтәлдерделәр.

Россиядән алган атаклы ракета-зенит комплекслары да ярдәм итә алмады. «Панцирь» һәм «Бук» маркалы комплексларны төрекләр тиен чикләвек ваткан кебек кенә ватып ташлады. Хәтта Хама провинциясендә бер С-300 зенит комплексы да төрек һөҗүменнән имин кала алмады. Инде кызып баручы сугыш Россия коралының заман конфликтлары өчен яраксыз булуын күрсәтә. Россиянең Хмеймимдагы базасында шартлау тавышлары ишетелү турында рәсми булмаган хәбәрләр таралды. Россия самолетлары, Әсәд армиясен яклап, һавага күтәрелми диярлек инде. Шуңа карамастан, Дәмәшкъта Сүрия күген очкычлар өчен ябык дип игълан иттеләр. Мәскәү бу карарны яклады.

Гибралтар бугазын АКШның «Эйзенхауэр» авианосецы җитәкчелегендә корабларның куәтле төркеме үтеп чыкты. Вашингтон конфликтта Әнкараны яклый. Шуңа күрә Сүрия ярлары буена куәтле хәрби флотның кемнәргә каршы китерелүендә шик юк.

Рәсми булмаган хәбәрләрдә, Сүрия офицерлары Иран командирлары ярдәме белән Әсәдне түнтәрү омтылышы ясады, диелә. Бу юллар язылганда, әлегә рәсми рәвештә моны раслаучылар юк.

Мәскәү төрек очкычларына иминлек гарантияләмәү турында хәбәр таратты. Бу киренкелекне арттыра. Төрекләр Әсәд армиясен чәчеп ташласа (Россия тыкшынмаса, моның өчен тагын бер атна вакыт кирәк), Кремльнең абруе идәннән түбән төшәчәк. Сугышка катнашып җиңелсәң, хурлык тагын да зуррак булачак. Генштабта саламторханнар утыруын халыкка белдерергә ярамый. Тактик атом-төш коралын куллану хәтәр. Төрекләр җавап бирә алмаса, башкалар җавап бирергә мөмкин. Төрекләр ярты юлда туктарга җыенмый. Анда: «Biz yeni başladık» («Без яңа башладык») дигән слоган популярлашты. Әлегә вазгыять менә шундый.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: aif.ru


Exit mobile version