Site icon Ватаным Татарстан

Татарстан чаңгычысы Сергей Ардашев дөнья беренчелегендә җиңү яулады

Обервизенталда (Германия) юниорлар һәм 23 яше тулмаган яшьләр арасында дөнья беренчелеге дәвам итә. 3 мартта узган ярышлар Татарстан Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясенә алтын алып килде.

Егетләр арасында 15 чакрым арага узышуда Татарстан чаңгчысы Сергей Ардашев дистанцияне 36 минут һәм 26.4 секунд эчендә үтеп беренче урынны алды. Икенче урындагы Норвегия спортчысы Харальд Амундсен аннан 1 минут һәм 2 секундка артта калды.

Кызлар арасында узган 10 чакрымлык узышта исә якташыбыз Христина Мацокина бишенче булды. Бу – Россия чаңгычылары арасында иң яхшы нәтиҗә. Бу дистанциядә беренче урынны Швециядән Эбба Андерссон яулады.

 


Exit mobile version