Site icon Ватаным Татарстан

Мәктәптә физкультура дәресе вакытында укучы һәлак булган

Гадәттән тыш хәл бүген Магнитогорск шәһәренең 33нче мәктәбендә физкультура дәресендә булган. 10нчы сыйныф укучысы, күнегүләр ясаган вакытта хәле бетеп, эскәмиягә барып утырган һәм аңын югалткан.
Ашыгыч ярдәм табиблары укучыны хастаханәгә алып китә, әмма аның гомерен саклап кала алмыйлар.
Билгеле булганча, соңгы медицина тикшерүләре вакытында малайда авыру барлыгын ачыкланган булган. Укучы имин гаиләдә тәрбияләнгән, өстәл теннисы секциясендә дә шөгыльләнгән.

Exit mobile version