Оста итеп биегән кешеләргә кем генә сокланмас?! Идалия Җиһаншинаның шәкертләренә карап та сокланмыйча мөмкин түгел. Биюләре генә түгел, алар үзләре дә үзенчәлекле чөнки. Сәламәтлеге чикле булса да, арбада утырган килеш тә бию дигән сәнгать белән дуслашырга мөмкин булуын исбат иткән кешеләр алар.
— “Восхождение” инклюзив бию студиясе каршындагы “Бәхет канатлары” проекты сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә тормышта җайлашырга, инклюзив хореография чаралары белән иҗади яктан үсәргә ярдәм итә. Бергә – без көч – әнә шушы девизны кулланып эшлибез, — ди социаль-иҗади проектның җитәкчесе Идалия Җиһаншина.
Ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студенты. Аның хореограф буларак тәҗрибәсе шактый инде. 2018 елда ул инклюзив бию буенча Швейцарийнең “BewegGrund” командасы һәм Сюзанны Шнайдердан мастер-классларда катнашкан, шушы юнәлештә күп кенә семинар, мастер-классларда катнашкан. “Бию канатлары” проекты белән ул “iВолга”, “Таврида” кебек зур форумнарда да чыгыш ясаган.
Идалия эшен бик ярата. Моны өч сәбәп белән аңлатып та бирә. “Минем миссиям – иҗат итәргә ярдәм итү, тормышны һәм кешеләрне ярату, сәнгатьне массаларга җиткерү”, — ди.
- Сүз уңаеннан
10 ел дәвамында “Кадрлар резервы” проектында 12 мең 500дән артык кеше катнашты. Барлыгы 2100 кешене укытып чыгарганнар, шуның 200е дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына эшкә алынган. Проект финалистлары тарафыннан 60тан артык проект, 2320 акция, 340 интерактив-белем бирү чаралары оештырылган.
Чулпан Гарифуллина