Site icon Ватаным Татарстан

Укучылар өч атналык язгы каникулга җибәрелә

Коронавирис таралу сәбәпле, Россия мәктәпләрендә канкулларны 23 марттан 12 апрельгә кадәр озынайтырга тәкъдим ителде.

Россия Мәгърифәт министры Сергей Кравцов төбәк мәгариф идарәләре белән багланышлар һәм координацияләү буенча эшче төркем утырышында хәбәр итүенчә, моны һәр төбәк үзе хәл итә. Кайбер төбәкләрдә инде каникуллар төгәлләнгән дә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән республикада яллар 19 марттан ук башлана. Бездә каникуллар рәсми рәвештә 1 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.


Exit mobile version