Site icon Ватаным Татарстан

Коронавирусның нинди өслектә озаграк саклануын ачыклаганнар

Күпчелек предметлар өслегендә коронавирус 72 сәгатькә якын саклана. Бу хакта The New England Journal of Medicine басмасының тәҗрибәләренә таянып РИА Новости хәбәр итә. 

Белгечләр төрле шартларда SARS-CoV-2 вирусы һәм аның баштагы SARS-CoV-1 версиясе ничек таралуын чагыштырганнар. Ике вирус та бертөрле  тарала. Ул картон белән бакыр өслегенә караганда, тутыкмый торган корыч һәм пластикта озаграк саклана.

Һавада вирус өч сәгатькә кадәр яши, дип ачыклаганнар галимнәр. Бу исә, инфекция һава-тамчы юлы белән  дә йогарга мөмкинлеген раслый.


Exit mobile version