Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов читтән торып эшләргә җыенмый. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта хәбәр итте.
«Берничек тә үзгәрмәде [эш режимы]. Элеккеге кебек үк, Рөстәм Нургалиевич иртәнге 6дан эштә. Шулай ук аның киңәшмәләре, чаралары, эшләре кимемәде», — дип билгеләп үтте ул.
Татарстанда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, 15 апрельгә кадәр, яңа типтагы коронавирус таралу куркынычы аркасында, махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Чит илләрдән кайткан барлык кешеләрне кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә һәм ирекле карантин үтәргә өндиләр.
Шалтыратулар көн саен 8( 800) 222-59-00 телефоны буенча кабул ителә.