Site icon Ватаным Татарстан

Казанлылар тимер юл билетлары өчен акчаны кире кайтара алачак

Оешкан төркемнәр составында сәфәрләрен планлаштырган пассажирлар файдаланылмаган тимер юл билетлары өчен акчаны минималь югалтулар белән кире кайтара алачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

18 нче марттан 31 нче мартка кадәр поездларда оештырылган төркемнәр составында йөрүдән баш тарткан пассажирларга билетның тулы бәясен һәм урыннарны резервлау өчен алынган акчаларын кайтарачаклар.

Барлык очракта да РФ Федераль антимонополь хезмәте билгеләгән 219 сум 60 тиен күләмендә җыем тотып калыначак, диелгән әлеге хәбәрдә.


Exit mobile version