Site icon Ватаным Татарстан

Җир асты юлына ник су тула?

«Савиново» сәүдә үзәге янындагы җир асты юлын быел да су басты. Һәр елны шулай кабатланып тора. Хәзер Ямашев проспекты белән Адоратский урамы чатын җәяүлеләр тиешсез урыннардан үтәргә мәҗбүр. Бу исә бик куркыныч. Теләсә кайсы вакыт юл һәлакәте булырга мөмкин. Җир астында су тулган, ә шәһәр администрациясе чара күрү турында уйлап та карамый. Бу кайчанга кадәр дәвам итәр икән?

Гөлсинә Нургалиева,

Казан

Казан мэриясенең матбугат үзәге:

– Әлеге җир асты юлы сазлыклы урында төзелгән. Шуңа күрә даими төстә җир астындагы су агып килә. Анда куелган насос җиһазлары берөзлексез диярлек эшләп тора. 22 мартта ул сафтан чыкты. Тикшерү нәтиҗәсендә электр двигателенең кыска ялганыш нәтиҗәсендә ватылуы ачыкланды. Шул сәбәпле җәяүлеләр өчен җир асты юлын электр белән тәэмин итүче трансформатор подстанциясендә ут сүнгән, резервка куелган насос эшләп китмәгән.

Авариянең аянычлы нәтиҗәләрен юкка чыгару өчен түбәндәге чаралар күрелде:

Хәзерге вакытта җир асты юлындагы бөтен җиһазлар гадәти режимда эшли.

 

Фото: tv2.today

Exit mobile version