Site icon Ватаным Татарстан

Хәбәрсез югалган 13 мең солдатның язмышы билгеле

Республика эзтабарлары биш ай эчендә Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булып, хәбәрсез югалганнар исәбендә йөргән 13 мең солдатның язмышын ачыклаган. Хәзер эзләү эшләре интернет аша дәвам итә.

«Хәрби дан клубы» ассоциациясе рәисе, Татарстанда эзтабарлар хәрәкәтенә нигез салучылардан берсе Михаил Черепанов әйтүенчә, узган елның ноябреннән, «Нет в России семьи такой» проекты тормышка ашырыла башлаганнан бирле, инде 13 мең солдатның язмышына ачыклык кертелгән. Татарстан Президенты гранты хисабына башкарыла торган эш икән бу. Хәзерге вакытта сугыш елларында һәлак булганнарның исемнәрен торгызу буенча Татарстан районнары вәкилләре белән эш алып барыла.
Черепанов сүзләренә караганда, эзтабарларга үзләре тапкан мәгълүматларны һәлак булганнарның балаларына – бүген инде өлкән яшькә җиткән кызлары-улларына тапшырырга (өстәмә пенсия алу өчен) кирәк. «Сугыш кырларында мәңгелеккә ятып калган солдатларның балалары закон буенча инде 2012 елдан ук әлеге пенсияне алу хокукына ия. Әмма бу хакта күпләр белми. Әйтик, без һәлак булган солдатлар турында мәгълүматлар табып, аны кызына (улына) тапшырабыз икән, ул судта әтисен, һәлак булган, дип таныту хокукы ала. Суд моны таныганнан соң, аңа варис хокукы бирелеп, аена 14әр мең сум түләнелә башлый. Әлеге сумманы җиде елга (закон җиде ел элек гамәлгә кергән бит) тапкырларга кирәк. Банк, компенсация түләгәч, әлеге әбидән (бабайдан) банк серен таратмау зарурилыгы турында кул куйдырта. Акча алучының бу хакта беркемгә дә, хәтта балаларына да сөйләргә хакы юк. Шуңа күрә мондый пенсия алучыларның санын белмибез», – дигән Михаил Черепанов «Татар-информ» хәбәрчесенә.


Exit mobile version