11 апрельдә Казанга Таиландтан туристлар кайтачак. Аларны «Уральские авиалинии» авиакомпаниясе алып кайта.
Росавиация шулай ук коронавиурс пандемиясе аркасында илгә кайтмый калган россиялеләрне алып кайту өчен рейслар графигын әзерләгән. Алар 8-13 апрельнгә планлаштырылган.
Графикта АКШ, Испания, Япония, Һиндстан, Мальдив, Төркия, Черногория, Бали һәм Кипр рейслары бар. Бу исемлекне коронавируска каршы көрәш буенча Хөкүмәтнең оператив штабы тулысынча расларга тиеш.