Site icon Ватаным Татарстан

Анталиядән Казанга рейс 21 апрельгә билгеләнгән

Төркиянең Анталия шәһәреннән Казанга рейс якынча 21 апрельгә билгеләнгән. Бу хакта Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Анталия — Казан SVR363 рейсының очышы 2020 елның 21 апреленә, җирле вакыт белән 14.00 сәгатькә планлаштырылган», диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, бу рейс белән Казанда һәм Идел буе федераль округында яшәүчеләр генә кайта ала.


Exit mobile version