Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстан синоптиклары көчле җил аркасында шторм кисәтүе игълан итте. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

«25 апрель көн дәвамында һәм кич 25 апрельдә республика территориясендә урыны белән 25-27 м/с кадәр көчле көньяк-көнбатыш җиле исәчәк», — дип билгеләп үтәләр метеорологлар.


Exit mobile version