Казанга янәдән чит илдән татарстанлылар кайтарылды.
Денпасардан (Балидан) кайткан 27 кеше Васильевский санаториена ике атналык обсервациягә,
Дубайдан (БГӘ) кайткан 14 кеше ике атналык обсервациягә Заречье шәһәренә китерелде.
Дубайдан рейс пассажирлары арасында йөкле хатын-кыз бар, ул сәламәтлек иминлеге максатларында стационарга җибәрелгән.