Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда бер хатын өч ай дәвамында 79 яшьлек әнисен газаплаган

Баулыда өлкән яшьтәге әнисен газаплаган өчен 51 яшьлек хатын-кызны хөкем иткәннәр. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерүчеләр ачыклаганча хатын-кыз исерек килеш 79 яшьлек әнисен кыйнаган һәм мыскыл иткән. Кыйнаулар өч ай дәвамында – узган елның ноябреннән 2020 елның гыйнварына кадәр дәвам иткән.

Суд хатын-кызны «газаплау»маддәсе буенча гаепле дип тапкан. Аның 10 айга иреген чиклиләр. Хатын-кызга Баулы районыннан читкә китүне тыйганнар. Шулай ук аңа массакүләм чараларда булырга һәм күзәтчелек ведомствосы ризалыгыннан башка эш урынын үзгәртергә ярамый. Моннан тыш, хөкем ителүчегә алкогольле бәйлелектән дәвалану курсын узуны мәҗбүр итеп куйганнар.


Exit mobile version