Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда короновирус диагнозы куелган бер авыруның гомере өзелде

27 апрельдә Татарстанда COVID-19 диагнозы куелган 1950нче елгы ир кешенең гомере өзелгән. Бу — Татарстанда коронавирус йоктыручылар арасындагы беренче үлем очрагы.

Ул 13 апрельдә Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелгән, ә 15 апрельдән 2нче шәһәр хастаханәсенә күчерелгән була. Анда коронавирусның авыр формасы булуы ачыклана. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче ирдә ике яклы полисегментар пневмония була. 23 апрельдән ул ясалма сулыш аппаратына күчерелә. Тик, кызганычка каршы, аның гомерен саклап кала алмыйлар.

Вафат булучының якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Татарстанлыларны үзизоляция режимы таләпләрен үтәргә чакырабыз.


Exit mobile version