Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы теләктәшлеге белән республикада коронавирус пандемиясе шартларында күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү проекты тормышка ашырыла.
− Мондый катлаулы вазгыять шартларында бизнес, хакимият, иҗтимагый оешмалар һәм битараф булмаучыларның берләшүен күрү сөедерә. Ярдәмгә мохтаҗларга Татарстанның меңнән артык волонтеры һәм йөзләп эре компанияләре көн саен булыша. “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” республика хәрәкәте ярдәм итү инициативаларын берләштерә, −диде министр.
Мохтаҗларга нинди җыелмалар тәкъдим ителә соң? Анда карабодай, дөге, шикәр комы, токмач, балык һәм ит консервалары, сыек май, печенье кебек ризыклар бар. Шулай ук “Добрый” тәмле суы да җыелмага кергән. Азык-төлек җыелмасын “Магнит” һәм Кока-кола компанияләре ярдәме белән туплаганнар.