Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда “Георгий тасмасы” бушлай таратыла

Ел саен, Җиңү көне алдыннан, Татарстанда “Георгий тасмасы” дигән Бөтенроссия акциясе үткәрелә.

Быел, коронавирус пандемиясе аркасында, Георгий тасмалары бары тик халыкка йөрү рөхсәт ителгән урыннарда: азык-төлек кибетләрендә, аптекалар һәм ягулык салу станцияләрендә генә таратылачак.


Exit mobile version