Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны арткан

Татарстанда коронавирусның 88 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да диярлек инфекцияне Татарстан территориясендә эләктергән, берсе генә чит илдә йоктырып кайткан.

20 кеше хастаханәгә озатылган, 68 кеше өендә дәвалана. Әлеге пациентларда авыру симптомнарсыз һәм җиңел формада уза.

Инфекция йоктыручылардан 26 кеше – 30-50 яшь, 23 кеше – 18-30 яшь аралыгында.

Коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 очрагы Казанда, 12 очрагы Чаллыда, 5 очрагы Яшел Үзән районында ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 2400 очрагы теркәлгән. 1301 кеше (шулардан 106 кеше узган тәүлектә) терелгән.

 


Exit mobile version