Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда янгын очраклары 22 процентка кимегән

Татарстанда тикшерүләр үткәрелгәннән соң 68 торак пунктта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның 272 очрагы ачыкланган. Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында белдергәнчә, 10 юридик һәм 40 вазифаи затка административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылган. Моннан тыш урман янгыннары куркынычына дучар булган 96 торак пункт, 48 бакчачылык ширкәте, 80 балалар лагеры, һ.б. учетка алынган.
Суржко әйтүенчә, республикада ел башыннан бирле 1764 шундый фаҗига теркәлгән (мәгълүматлар – 8 майга). Бу узган елдагыдан 22 процентка кимрәк. Быел корбаннар да азрак булган: бер ел эчендә янгыннарда 49 кешенең гомере өзелгән (2019 елның шушы ук чорындагыга караганда 21 кешегә кимрәк), 68 кеше җәрәхәтләнгән-пешкән (узган елдагыдан 23 очракка азрак).


Exit mobile version