Site icon Ватаным Татарстан

Алабуга подстанциясендә чыккан янгын 34 мең кешене утсыз калдырган

Алабуга подстанциясендәге янгын аркасында 17 торак пункт утсыз калган. Бу хакта

Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 18.14 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына Алабугада трансформатор подстанциясендә янгын чыкканлыгы турында хәбәр килеп ирешә.

9 минуттан соң урынга 56нчы янгын сүндерү часте хезмәткәрләре килеп җиткән, Кама буе подстанциясе территориясендә трансформаторга ут капкан була. Янгын сүндерүчеләр трансформаторны туктатып торырга мәҗбүр булалар.

Янгын 20 квадрат метрны ялмап алган була. Әлеге хәл аркасында 34 569 кешелек 17 торак пункт утсыз калган. 18.58 сәгатькә янгын тулысынча сүндерелгән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.


Exit mobile version